Мадолим Касымов: “Ифтар үткәрү күптәнге ниятем иде”
Минзәлә шәһәрендә изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә дә ифтарлар үткәрелә.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә мәчетендә чираттагы ифтарны шәһәрдә күпләргә яхшы таныш эшмәкәр Мадолим Касымов үткәрде.
- Минзәлә шәһәре миңа туган шәһәрем сыман якын, биредә мин 22 ел яшим, үз эшем бар. Ифтарны үткәрү күптәнге ниятем иде. Вафат булган әти-әниләрем, туганнарым рухына дога булып барсын. Шулай дус-тату, яшик, - дип билгеләп үтте ул. Ифтарга дигән өстәл мул ризыклар белән тулы иде, килгән кунаклар пылау, төрле җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйландылар. Аеруча таҗик сөт ризыгы “мешолла” ифтарда катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков шушындый ифтар үткәргән өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде, ислам динең дуслык, милләтара татулык дине икәнен тагын бер кат билгеләп үтте.
Безнең өстәмә
Иртәгә, 2 май көне – Гает бәйрәме. Минзәлә мәчетендә 6:30 вәгазь ә 7.00 дә намаз укылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев