Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Максат – олимпиадада катнашырдай спортчылар тәрбияләү: Минзәләдә бадминтон бүлеге ачылды

Занятиеләрне Яр Чаллыдан кайткан тренер алып барачак

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе спортзалында районда бадминтон бүлеге ачылуга багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Чарага килгән кунакларны үзләренең чыгышлары белән “Юбилейный” спорт мәктәбенең аэробика бүлегендә тәрбияләнүчеләр сәламләде. Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов районда бадминтон белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп булуын билгеләп, хәзер исә мөмкинлекләр тудырылгач, киләчәктә чын олимпия чемпионнары да әзерләнер, дигән ышанычын белдерде.

Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин яңа бүлеккә бадминтон белән шөгыльләнер өчен махсус кирәк-әсбаплар, җиһазларны бүләк итеп алып килгән иде.

- Берничә елдан соң Татарстан җыелмасы командасында Минзәләдән дә балаларны күрәсе килә, - диде ул.

Татарстан җыелма командасы әгъзалары, спорт мастерына кандидатлар Иван Гущин, Ильяс Хәйриев, Кристина Липовская, Людмила Усова чарага килгән балаларга бадминтон буенча мастер-класс күрсәттеләр. Теләкләре булган һәркемгә кулына ракетка алып үзенең әлеге спорт төрендә осталыгын сынап карарнга мөмкинлек тудырылды.

Минзәләдә бадминтон бүлеге “Юность” спорт мәктәбе канаты астында ачыла. Бүлекне Яр Чаллыдан күченеп кайткан тренер Игорь Ковальчук җитәклиячәк.

- Хатыным Минзәләнеке, шуңа мин монда чит кеше түгел, - ди ул. Моңарчы Яр Чаллының спорт мәктәпләренең берсендә тренер булып эшләгән. Аңарда шөгыльләнгән бер кыз Татарстанның бадминтон буенча җыелма командасына да эләккән.

- Без бадминтон белән шөгыльләнәчәкмен, дип килгән һәр балага шатбыз. Шул ук вакытта киләсе елдан чын спортчылар тәрбияләр өчен 1 һәм 2 сыйныф укучыларын җыячакбыз, - ди тренер. Сүз уңаеннан, ул әле яңа уку елында  1 нче урта мәктәптә физкультура укытучысы да булып эшли башлаячак.

Бүлекнең икенче тренеры – Минзәлә педагогика көллияте физкультура укытучысы Сергей Титов. Ул инде педагогик көллият базасында бадминтон буенча занятиеләр алып барган, ярышлар оештырган иде инде. Әмма 2020 елдагы коронавирус белән бәйле вәзгыять аны тукталырга мәҗбүр иткән иде. Хәзер исә ул бик шатланып яңа бүлекнең икенче тренеры булырга ризалык бирде.

Занятиеләр 1 нче урта мәктәп һәм педагогик көллият базасында алып барылачак.  Район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин бадминтон бүлегенә балаларны җыю  якын арада башланак, ә тренировкалар сентябрь аеннан ук тыгыз ритмда үткәреләчәк, диде.

безнең өстәмә

Актаныштан килгән бадминтон буенча тренер Алгинат Гәрәев:

- Игорьны күптәннән беләм, Минзәләдә бадминтон бүлеге ачылуга бик шатмын. Әле без дә Актаныштан ярышларга, дусларча очрашуларга килеп йөрербез, - дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев