Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп теплицасы балаларны да ашата, бизнес белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә

Районда бердәнбер теплица мәктәп-интернатта эшли.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Эшли генә түгел, икеләтә файда китерә.
Шул теплицаның эшчәнлеге белән танышырга район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев килде. Мәктәпнең бу юнәлештә эшләвенә югары бәя бирделәр.
117 кв.м мәйданда бүгенге көндә яшел суган үстерелә. Балалар менюсына витаминлы ризык, калган өлеше бизнес-планны үстерергә мөмкинлек бирә. Суган кыягы саткан акчага теплица һәм ачык грунтта үстерү өчен кыяр, помидор, үлән, чәчәк орлыклары алалар.
Нурхади Гыйльфанов, мәктәп-интернат директоры:
– Безнең биредә чәчәкләр үстерү буенча эксперименталь участогыбыз да бар әле. Яз көне коллективны да, теләгән сатып алучыларны да матурлык белән куандырырбыз дип ышанам.
Кунаклар биредә бинаның түбәсен ябучы оешма җитәкчесе Олег Ильин белән бергәләп түбә ябу эшләре белән таныштылар, спортзал салуга рөхсәт алу, проекты ничек булырга тиешлеге буенча фикер алыштылар. Элек сыйфатсыз ябылган түбә нык интектергән аларны, мәктәп-интернат директоры бүгенге подрядчы эшеннән бик канәгать.
Биредә сыр җитештерү җиһазлары алынуын хәбәр иткән идек, хәзер лицензия, башка кирәкле документация алу буенча эшләре төгәлләнеп килә. Продукция үрнәкләрен авыз итүчеләр дә бардыр укучыларыбыз арасында. Берничә сорт булачак. Сыр өчен чимал эзләп йөрисе юк, таналары бозаулап, сөт бирә башлаган инде.
Биредә укучы балалар өчен нинди шартлар тудырылуын башка мәктәп директорларына күрсәтергә кирәк дигән тәкъдимен җиткерде район башлыгы. Попечительләр, хәйриячеләр белән аралашып, аңлашып эшләүнең матур үрнәге бар бу бюджеттан финансланучы белем учреждениясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев