Мактау Тактасы: Марсель Миңнемухаметов комбайнчылар арасында алда бара
Ул «Тукано» комбайнында 1443 тонна бөртек суктырды.
Шулай да Владислав Гарнышев исә әле беренчелекне бирергә ашыкмый. Районда аның күрсәткечләре иң югарысы — 1618 тонна.
«Калморза» хуҗалыгының да ике комбайнчысы бер мең тоннадан артык ашлык суктырды инде. Шушы темта эшләүләрен дәвам итсәләр, киләсе Мактау тактасында аларның да исемнәрен күрсәтербез.
Бүгенге көндә районда барлык бөртеклеләрнең 10 проценты суктырып алынды. Ындыр табакларына 19 мең тоннага якын ашлык кайтарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев