М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында “Әдәби табышмак” республика бәйгесе узды
Әлеге бәйгедә республиканың 12 урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар һәм укытучылар үзара көч сынашты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Килгән кунакларны Минзәлә педагогия колледжы директоры Ренат Ибрагимов сәламләде. Әлеге уку йортында бәйгеләрнең еш узуын, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен мондый бәйгеләрнең кирәк булуын әйтеп үтте. Бәйгене Казан федераль университетының Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.
Үз эченә күптөрле эш алымнарын алган әлеге чара бай эчтәлекле һәм күңелле узды. Биремнәрнең күбесе татар әдипләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән иде. Студентлар да, җитәкчеләре дә биремнәрне бик яхшы башкарып чыктылар.
Нәтиҗәдә, 1нче урынга М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте белән В.П.Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллияте ия булды.
2нче урында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән Яр Чаллы технология техникумы.
3нче урында Әлмәт политехника техникумы, Яр Чаллы педагогика көллияте, Казан педагогия көллияте. Башка командалар исә төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев