Маньякмы-юкмы икәнен экспертиза ачыклар
“Минзәләдә маньяк барлыкка килгән, инде 3 һөҗүм очрагы билгеле: 2 тапкыр кызларга, 1 тапкыр малайга, бәхеткә каршы, алар котылып кала алган. Ул аларны мәктәп янында сагалап торган, мәктәпләрдә инде бу хакта балалар һәм ата-аналар белән киңәшмәләр, сөйләшүләр алып барыла”.
Вакыт-вакыт бу тема калкып чыга һәм кешеләрдә курку хисе барлыкка китерә. Интернетта, социаль челтәрләрдә шушындый эчтәлектәге хәбәр таралгач, безнең редакция кечкенә генә тикшерү үткәрде һәм компетентлы органнардан алга мәгълүматларга нигезләнеп, түбәндәге факт булганын ачыклады:
Исерек хәлдә бер егетне тоткарлаганнар, ул кечкенә кызга бәйләнгән булган. Ул тоткарланган, шәхесе ачыкланган. Хәзер әлеге гражданин белән психологик экспертиза чаралары үткәрелә. Куркырга кирәкми, шул ук вакытта барыбер кечкенә балаларны берүзләрен генә калдырырга ярамый. Фонарьлар яна, кичке вакытта участковыйлар ДНД белән берлектә шәһәрне тулаем тикшереп чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев