Реклама
Көн темасы
Марат Әхмәтовның фатыйхасы ярдәм итте
Минзәлә көрәшчеләренә Пучыга китәр алдыннан Минзәләгә килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашу мөмкинлеге туды.
Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"
Зур кунак яшь көрәшчеләргә җиңүләр теләде, район җитәкчеләренә татарча көрәшне яңадан данлы итү өчен максатчан эшләргә тәкъдим итте.
Пучыда Минзәлә һәм Актаныш көрәшчеләре катнашуында фронтовик - шагыйрь Нур Баян истәлегенә районара көрәш турниры булды. 8 авырлык үлчәмендә 2012 һәм аннан яшьрәкләр арасында 60 ка якын көрәшче катнашты. Минзәлә районы данын "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә тәрбияләнүче 11 яшь спортсмен (тренер - Рәмзил Бәдриев) катнашты.
Радмир Факаев 40 кг кадәр 1 нче урын,
Дамир Федотов - 50 килограммга кадәр 1 урын, Андрей Соловьев 36 кг кадәр 1 урын, Дамир Резетдинов 50 килограммнан югары 2 нче урын, Ренат Овчинников- 36 кг кадәр 2 нче урын, Игнат Ялышев 50 кг кадәр 3 нче урын, Евгений Хәмзин 50 килограммнан югары 3 нче урын яулады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев