Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Хәмидуллин: коронавирустан ревакцинация үттем, барысы да яхшы

“Татмедиа” АҖ филиалы сайты редакторы СOVID-19 дан чираттагы прививкасын ясатканнан соң үзен ничек хис итүе белән уртаклашты.

(Марат Хәмидуллин, “Минзәлә-информ”)

Кичә “Спутник Лайт” вакцинациясе белән ревакцинация уздым. Ике компонентлы “Спутник V” вакцинасын кадатуыма 6 ай вакыт узды. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында беренче вакцинадан соң алган сертификат бер елга дип исәпләнелсә дә, өченче вакцинаны алданрак ясатырга булдым. Врачлар әйтүе буенча, “эпедемия” яки “пандемия” чорында һәр алты ай саен ревакцинация ясарга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин ничек дөрес эшләргә дә белмәдем, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы еш прививка ясатырга киңәш итмәве дә бераз шикләндерә. Шулай да, гомуми “хайп” дулкынында әлеге процедураны уздым. Минзәлә хастаханәсенең прививкалар ясау кабинетында миңа температура күтәрелсә – парацетамол, ә аллергия булса – супрастин эчәргә куштылар. Шунысын билгеләп үтәсе килә, “Спутник V” прививкасын ясаткач, минем гомумән температура булмады, ә аллергия булды, мин бернинди дә таблеткалар эчмәдем. Ә монда киресенчә, ике сәгатьтән соң температура күтәрелде, ярты сәгать саен тәнемә я бик эссе, я суык булып алды. Парацетамол таблеткасы эчкәч, ике сәгатькә йокыга талганмын, шуннан соң температура башка күтәрелмәде. Кич йокларга ятар алдыннан тагын бер таблетка парацетамол эчтем. Төнлә уянмадым, иртән тәнемдә бераз хәлсезлек тойдым. Хәзер инде мин эштә, барысы да яхшы. Искәртеп үтәм, беренче вакцинациядән соң якынча өч атна дәвамында хәлсезлек, 2 атна дәвамында аллергия булды, болардан тыш башка бернинди дә тискәре йогынты сизмәдем. Минем сүзләрне реклама дип кабул итүләрен теләмим, ләкин беренче ясаткан вакцинадан алып бүгенге көнгә кадәр бер тапкыр да салкын тиеп авырмадым! Вакцинациягә чаклы минем даими рәвештә тамагым авырта, томау төшә иде, айга бер тапкыр герпес чыга иде, ә хәзер барысы да яхшы. Мин беркайчан да грипптан прививка ясатмадым. Салкын тиюдән халык медицинасын файдаландым, таблеткаларны иң соң чиктә генә эчә идем.

Журналистика хезмәте даими рәвештә халык белән аралашудан гыйбарәт, хәзерге гади булмаган чорда прививка ясатып мин шул рәвешле чаклану чарасы күрдем. Һәм яңа авыру миңа (сезгә) тимәс дип уйлау дөрес түгел дип уйлыйм, саклану чараларын вакытында күрергә, вакцина ясатырга һәм маска кияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев