Марат Хәсәнов: "Мин үзара салым яклы"
Уртак көч белән бергә, үзара салым акчасына, 2019 елда да шәһәрдә күп эшләр башкарылды. Үзара салым хакында шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләрен сораштырдык.
Марат Хәсәнов:
– Мин үзара салымга каршы түгел - түгелен. Үземне борчыган мәсьәләләр хакында район газетасына да даими язып торам. Хәзерге вакытта мин Шамов урамы буенча салынган күперләр турында уйлап борчылам. Аның күперләре ныклы. Ә менә өске ягы җәяүлеләр өчен уңайсыз, чөнки анда боз хасил була да, кешеләр таеп егыла. Быел үзара салымга планлаштырылган мәсьәләләр арасында әлеге күпер дә кертелгән. Әгәр шул күперләрне ремонтласалар, бу хакта газетага хәбәрне иң беренче булып үзем язар идем.
Безнең өстәмә
Узган ел халыктан җыелган 5 млн 252 мең сум үзара салым җыелды, республика бюджетыннан өстәмә финанслау белән бергә ул 26,2 млн сум тәшкил итте. Агымдагы елда минзәлә шәһәрендә үзара салым суммасы, узган елдагы кебек үк, яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган яшьтәге һәр кешедән 500 сум. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр түләүдән азат ителәләр. Үзара салым акчаларын агымдагы елның 23 мартына кадәр түләп куярга кирәк, чөнки әлеге средстволар 1 апрельгә кадәр исәп-хисап счетына кертелергә тиеш.
Рәсемдә: юллар асфальтләнүе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев