Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Маргарита Мензелинская образы белән бюст урнаштырылачак

Минзәләнең тарихи шәхесләргә бай икәнен газета битләрендә даими язып киләбез.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хатын - кызлар монастыренең настоятеле изгеләр дәрәҗәсенә күтәрелгән Маргарита Мензелинская хакында да язма булды.
Бүген ул монастырьның ике бинасын чиркәүгә кайтару, анда дини мәктәп һәм музей ачу эшләренә керешү өчен старт бирелде. Район башлыгы Айдар Салахов архитектор Владимир Петров һәм иерей Романның фикерләрен тыңлагач, бинаны реставрацияләү ( элек анда ат конюшнясы хезмәткәрләренең фатирлары иде) тирә- якны төзекләндерү, ишек алдына Маргарита Мензелинскаяга бюст кую концепциясен раслады. Шулай итеп, Айдар Салахов Минзәләне туристлар кызыгырлык шәһәргә әйләндерү планын эзлекле дәвам итүен күрсәтте.
Изге Маргарита Мензелинская образына табынучылар бар ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев