Март аенда Минзәлә районында 12 бала туган
Минзәлә районында агымдагы елның өч аенда 26 бала туган, узган елның шушы чорында туган балалар саны дүрткә күбрәк булган.
(Минзәлә, Флүрә Мусина,”Минзәлә-информ”)
Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 12 нәни – 6 малай, 6 кыз дөньяга килгән. Аларның дүртесе гаиләдә беренче бала, дүртесе – икенче, дүртесе –өченче бала булып туган. Минзәләлеләр нәниләргә Хәят, Айзирә, Розалия, Валерия, Мария, Евдокия, Даниэль, Матвей, Низам, Владимир, Артур, Савилий исемнәре кушканнар.
Узган ел шушы айда 11 нәни туган булган. Бездән шундый теләк: ”Әти-әниләрен шатлыкларга төреп, бәхетле, сау-сәламәт балалар булып үссеннәр!”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев