Матвеека мәктәбенә Советлар Союзы Герое Василий Гордов исеме язылган такта куелды
Әлеге изге гамәл “Исторческий десант” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Проектның авторлары: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән оешкан “Легион” хәрби-патриотик отряд.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Мәктәп каршында узган митингта мәктәп һәм балалар бакчалары коллективы, укучылар, авыл кешеләре, район үзәгеннән килгән җитәкчеләр һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы директоры Александр Александров катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, гади авыл малаеннан Советлар Союзы Героена әверелгән генерал-полковник Василий Гордовны укучыларга үрнәк итеп китерделәр, аның кылган батырлыкларын авылдашлары, якташлары күңелендә яңарттылар.
Нэля Бикеева:
–Бүгенге көндә герой Гордов исемен Минзәлә шәһәренең бер урамы, Иске Маҗын авылындагы кадет мәктәп-интернаты йөртә. Аның бюсты Җиңү паркындагы геройлар аллеясында урын алган. Геройларның исеме – мәңгелек. Алар һәрвакыт безнең хәтердә.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы директоры Александр Александров та үз чыгышында Минзәлә районының геройларга бай як булуын искәртеп үтте:
–Районда 4 Советлар Союзы Герое һәм ике тулы Дан Ордены кавалерлары булу – зур горурлык. Һәр район да шундый сандагы геройлары белән мактана алмый. Безнең максат хәзер, бик күп еллар узгач, Ватан өчен үз-үзләрен аямыйча сугышкан геройларны хөрмәтләү, алар белем алган яки герой исеме белән аталган мәктәп биналарына мемориал такталар урнаштыру, – диде.
Бу көнне яу кырында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, герой хөрмәтенә сугыш коралларыннан залп бирделәр, фотосы янына чәчәкләр салдылар. Килгән кунаклар мәктәп эчендә урнашкан Василий Гордов хөрмәтенә ясалган музейны карадылар һәм туган як музее экспонатлары белән таныштылар. Геройның истәлек тактасы ике телдә: рус һәм татар телләрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев