Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә яраланган Руслан Воровскийдагы туган йортына кайтты

Руслан янына очрашуны аның белән алдан сөйләшеп бармадым. Воровский бистәсендә алар яшәгән өй янына килеп туктагач, мине каршы алырга әтисе чыкты.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

—Руслан өйдә юк иде бит әле, әнисе белән машина яллап Минзәләгә хастаханәгә киттеләр. Аягы сызлана. Дәвалануны дәвам итәргә кирәк. Хастаханәдә ятып дәваланырга калса, яхшы булыр иде. Ләкин калмас шул ул...

Дип әйтеп кенә бетерде — капка төбенә машина килеп туктады. Һәм чыннан да, Руслан хастаханәдә калмаган, кире кайткан.

«Нишләп дәваланырга калмадың?» — дигән сорауга ул.

—Күпме ятарга була инде? Апрель аеннан бирле бер госпитальдән икенче госпитальгә йөрим бит..., — дип култык таягына таянган хәлдә ишегалдындагы эскәмиягә барып утырды. 

Әйе, аягы яралы Руслан берничә операция кичерә, төрле госпитальләрдә дәвалану ала һәм алда аны тагын озак дәвалану, тернәкләнү курсы көтә.
«Беренче рәттә ул барырга тиеш»

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Минзәлә районы хәрби комиссариатыннан Русланның әти-әнисенә шалтыратып шулай дип әйтәләр. Чөнки Украинага кадәр дә аның кайнар ноктада хезмәт итү тәҗрибәсе була. 

—11нче сыйныфны тәмамлау белән үк мин армиягә киттем. Беренче елны Ерак Көнчыгыштагы уку үзәгендә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иттем, соңыннан десант штурмлау манеж группасына, ягъни Чечняга теләге булганнарны җыя башладылар. Мин ул вакытта үзем теләп Чечняга хезмәт итәргә киттем. Бу 2001-2003 еллар иде, — дип искә ала Руслан.

Әлеге сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан егет гаилә корып Чаллыда яши башлый. Ике балалары туа. Күңеленә ошаган эш табып, үз көенә эшләп йөргән Русланның тыныч тормышына 2022 елның октябрь аенда нокта куелып, тынгысыз һәм җаваплы солдат тормышы башлана. 27 октябрь көнне башка минзәләлеләр белән беррәттән Руслан да мобилизацияләнә. 

—Бер айлап Казанда полигонда хәрби өйрәнүләр уздык. Соңыннан поездга төялеп Ростовка киттек. 23 декабрьдә без инде хәрби операция барган зонада позициядә идек, — ди ул кыска гына итеп мобилизацияләнүе хакында. 

Атакага бару, һөҗүм итү алар вазифасында булмый. Аларның хәрби бурычы — Россия территориясенә кергән җирләрне дошманнардан саклау. Ләкин монда да уяулыкны бер секундка да югалтырга ярамый. 

Яралану

Махсус хәрби операция барган зонада да Руслан һәрвакыт Минзәлә егетләре белән бергә була. 19 апрель көнне 3 Минзәлә егете позициядә булган вакытта дошман минометтан ут ача — атыш башлана. Шунда Русланның аягына кыйпылчык эләгә. 

—Менә шуннан соң госпитальләр буйлап сәяхәт башланды инде, — ди яралы сугышчы.— Башта Ростовтагы госпитальдә дәваландым. Госпитальгә барып җиткәндә минем телефоным да, кошелегым да югалган иде. Әле ярый волонтерлар бар: шунда бер кыз миңа телефонын биреп торды һәм мин хәтердә булган телефонны — апамның номерын җыйдым. Аңа яралануым хакында хәбәр иттем. Бу хакта әнигә дә әйт, дидем. 

Ростовтан соң Руслан Балашихадагы Н. Бурденко исемендәге госпитальдә дәвалана, соңыннан — Читадагы хәрби госпитальдә. Русланның сул аягының тездән түбән өлешендәге сөяге бик нык чәрдәкләнгән. Шуны җыеп тоту өчен яралы аякка Читада Елизаров аппараты куялар. Егет бүген дә шул аппарат белән йөри һәм тагын күпме йөрисе әлегә билгесез.

—Башта мин ятып кына тора идем. Ә Читадагы госпитальдә аппарат куйгач, култык таягына таянып йөри башладым. Култык таягын волонтерлар алып килеп бирде. Бүген шул таякка таянып өйдә, ишегалдында йөреп торам, — ди егет.

Туганнар һәм хәрби дуслар

Җылы август көнендә Руслан белән аларның төзек һәм матур ишегалларында эскәмиягә утырып гәп корабыз. Ерак түгел Минзәлә елгасы җәйрәп ята, шәһәр күренә. Берара сарайдагы мал тавыш биреп ала, урам белән өй арасында Русланның кызы белән улы кергәләп чыккалап йөри. Өйдә әти белән әни. Шул рәвешле тормыш үз агымына дәвам итә. Әйе, Руслан бүген ялгызы түгел. Бигрәк тә апасы җан атып тора энесе өчен. Дәвалау, тернәкләнү буенча килеп туган мәсьәләләрне ул хәл итә. Көнгә берничә тапкыр шалтыратып хәл белә, ял көннәрендә авылга кайта. 

—Классташлар, авылдашлар, хезмәттәшләр, хәрби дуслар — Минзәлә егетләре —һәрвакыт хәлемне белеп торалар, шалтыраталар. Рәхмәт аларга. Аларның исән-имин гаиләләре, туганнары янына кайтуын телим. Госпитальдә яткан вакытта үзем белән бер позициядә хезмәт иткән Минзәлә егете Стас Медведковның һәлак булуын ишетү бик авыр булды, — ди Руслан. 

Ана йөрәге

Русланнарның гаиләсе тырыш һәм эшчән, тәртипле гаилә икәнен ихаталарына бер күз салудан ук аңлап алырга була — бар җирләре дә ялтырап тора. Әби белән бабай оныкларын карарага да, ихатада эшләргә дә, мал асрарга да вакыт таба. Хәзер исә алар яралы улларын тәрбияли, ничек тә булса аны аякка бастырырга тырыша. 

—Яралануын ишеткәч, еладым, хәзер дә елыйм. Барысын да йөрәгем аша уздырам шул, — ди ана күкрәгенең сул ягына ишарәләп. —Ничә яшьтә булса да, ул безнең өчен бала булып кала бит. Ул июль аенда өйгә кайтты. Кайтканда бик ябык иде. Хәзер инде бераз рәтләнеп килә. Аппарат торгач, көн саен аягындагы бәйләүләрне сүтеп кире бәйлибез. Күршебездә шәфкать туташы Гөлназ бар, ул керә ярдәм кирәк булса, авыл фельдшеры да чакырсак килеп җитә. Иң төп ярдәмчебез, әлбәттә, кызыбыз Ләйсән. 

Янәшәңдә яшәү дәрте өстәп торган туганнарың, якыннарың булганда, һичшиксез, аякка басып йөреп китү ихтималы зур. Тән ярасы төзәлер, рухың нык, күңелең көр булсын, Руслан. Авырлыкларга бирешми ышанычлы адымнар белән алга атла, батыр егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев