Махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз гаилә корды
Ралиф һәм Ләйсән законлы рәвештә 13 март көнне язылышты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Ралиф Ишинбаев тумышы белән Минзәлә районы Филимоновка авылыннан, Ләйсән — Минзәлә кызы. Ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәт ялкыны инде күптәннән — 2022 елның сентябрендә Ралиф өлешчә мобилизациягә эләккәнче үк кабынган була. Һәм Ралифнең чираттагы өченче тапкыр отпускка кайткан вакытында яшьләр гаилә кора.

Мобилизациягә эләккәнче Ралиф «Татавтодор» АҖның Минзәлә филиалында хезмәт куйган була, ә бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада — Минзәлә егетләре белән бер ротада алгы сызыкта хезмәт итә. Ләйсән 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында эшли.
Ләйсән:
—Ралиф 8 мартта миңа көтелмәгән бүләк ясады — хәбәр итми генә Минзәләгә отпускка кайтты һәм язылышырга тәкъдим итте. Мин риза булдым. Һәм озакка сузмыйча 13 март көнне Яр Чаллы ЗАГСында язылыштык. Хәзер инде без кияү белән кәләш кенә түгел, ә законлы ир һәм хатын.
Яшьләрне тормышларындагы истәлекле көннәре белән тәбрик итәбез. Бергә тыныч, имин тормышта яшәүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев