Медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру туктатып торыла
Минзәлә район үзәк хастаханәсендә коронавирус авыруына каршы профилактика һәм таралу куркынычын киметү чаралары күрелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 мартындагы 701-р нче санлы күрсәтмәсен, “COVID- 19 яңа коронавирус инфекциясе каршы профилактика һәм таралу куркынычын киметү чараларын гамәлгә ашыру максатларында медицина оешмалары эшен оештыруның вакытлыча тәртибе турында” Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 19 мартындагы 198 нче санлы боерыгын тормышка ашыру, Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе таратмау максатларында район үзәк хастаханәсендә профилактик медицина тикшеренүләре һәм олы яшьтәгеләргә һәм балаларга диспансеризация үткәрү, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне район үзәк хастаханәсенә халыкка комплекслы ярдәм итү үзәге белән берлектә китерү вакытлыча туктатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев