Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медицина училещесына һәм музыкаль мәктәпкә җиһазлар кайтару хакында сөйләшү булды

Минзәлә районында дәүләт программалары буенча ремонтланучы, төзелүче объектларны кулланышка тапшыру Республика көнендә планлаштырыла.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Шул максаттан чыгып, район башлыгы Айдар Салахов, атналык планлы инспекция барышында, төзүчеләр һәм учреждение җитәкчеләре алдында конкрет бурычлар куйды.Биналар эчендә эшләр август ахырында төгәлләнеп, кабинетларга җиһазларны урнаштыру, урам якта төзекләндерү эшләренә керешергә кирәк.
Полиция бинасында да капиталь төзекләндерү бара.Хезмәткәрләр нигездә элеккеге Татфондбанк бинасына вакытлыча күченделәр.
Паркта 1200 метр булачак чаңгы- роллер трассасына асфальт салырга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Футбол манежында да эшләр график буенча бара.
Хакимият бинасының түбәсе ябылып бетте, кабинетларны сылау- буяу эшләренә керештеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев