Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Мензелинские зори» агрофирмасы пай җирләре өчен ашлык өләште.

Былтыр пай җирләренә түләү буенча чыккан зар онытылыр хәзер.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Без дә ул хакта күп яздык. Ашлык урынына акча, анысын да соңлап алгач, шәхси хуҗалыкларда мал санын киметү турында уйлана башладылар. Чөнки болынлыклар да күп түгел, салам белән дә проблема чыккан иде бу якларда. Быел барысын кеше өчен эшләргә тырыштылар. Арпа басуыннан салам калдырыла, кирәк кадәр төреп ал. Пай җиренә ике центнер бодай, 3,9 центнер арпа бирә башладылар.Кинәнә җир хуҗалары.

Күптән түгел агрофирма хуҗалары авылга, анда яшәүчеләргә йөз белән борылуга багышланган программа кабул итәчәкләрен хәбәр иткән иде. Пай өчен бөртекне вакытында һәм шактый мул итеп өләшү- шул юнәлештә ышанычлы адым булсын иде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев