Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль ачкычы тапшырды
Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды. Минзәлә районында исә әлеге автомобиль ачкычлары Әтрәкле һәм Бикбау авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды.
"Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу теләк кенә түгел, ә сезнең эшегезнең оперативлыгы һәм нәтиҗәлелеге. Гражданнарның тормыш сыйфаты җирле үзидарә органнарының оперативлыгына бәйле", - дип белдерде Миңнеханов.
Чыганак: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев