Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп үтә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлап, «Кеше-эпоха» дип атады, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.
Минтимер Шәймиевның хезмәт биографиясе Минзәлә белән дә бәйле. 1962-1967 елларда «Сельхозтехника» Минзәлә районы берләшмәсен җитәкләде. Нәкъ биредә эшләгән чорда, 1966 елда (29 яшендә) Ленин орденына лаек булды. Республика белән идарә иткән чорда да Минзәләгә еш визитлар белән килде. Аның катнашуында 1998 елда Минзәләдә гимназия, 2007 елда «Юбилейный» спорт мәктәбе ачылды. 2007 елда Минтимер Шәрип улы район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт йөзеннән Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины исеменә лаек булды.
Фотография «Минзәлә-информ» архивыннан, «Юбилейный» спорт мәктәбе ачылышы, 2007 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев