Реклама
Көн темасы
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары милли ризыклар аша традицияләргә өйрәнәләр
Беренче курс студентлары конкурс барышында татар ризыкларын әзерләүдә үз осталыкларын сынап карадылар
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында кулинария бүлегенең 1 курс укучылары арасында татар милли ашлары әзерләү буенча конкурс булды.
МСХТ директоры Эльвира Фәттахова хәбәр иткәнчә, милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан оештырылган әлеге конкурс район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән үткәрелә.
- Кулинария бүлеге студентлары уку курсы дәвамында зур кызыксыну белән төрле милли ризыклар әзерләргә өйрәнәләр. Әлеге конкурс аларның осталыкларын күрсәтүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Шулай ук аш - су остасы һөнәренең бүгенге көндә нинди дәрәҗәле һәм кирәкле һөнәр булуын күрсәтергә телибез, - диде ул.
Конкурс инде икенче көн бара, бу вакыт эчендә беренче курс студентлары, төркемнәргә бүленеп, бөккән, вак бәлеш, кош теле, шәнгә, кулебяка кебек ризыклар әзерләгәннәр. Бүген исә производствода укыту мастеры Алевтина Дюпина җитәкчелегендә студентлар «Столичный» кексын әзерлиләр.
Техникумның әлеге ярыш үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү өчен чарада «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова да булды.
- Без яшьләребезне районыбызда яшәүче халыкларның милли ризыкларын пешерә белүләрен телибез. Әлбәттә, башта техникум сайлап алынды, чөнки аларның әзер мәйданчыгы, кулинария бүлеге бар. Киләчәктә барлык мәгариф учреждениеләрендә милли ризыклар әзерләү түгәрәкләре ачарга планлаштырабыз, - диде ул.
Яңа уку елында милли ризыклар пешерү буенча техникум белән берлектә тагын да масштаблырак конкурслар үткәрү планы белән дә таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев