Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әдәби-тарихи бәйге узды

Чара «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды

Венера Тумакаева, МСХТ китапханәсе мөдире

"Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" ГАПОУ базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында  "Киләчәккә йөз тотып " республика әдәби-тарихи конкурсы узды.

Конкурста катнашу өчен 18 һөнәри белем бирү оешмасыннан 18 гариза һәм «Ата-бабалар васыять иткән мирас» темасына видеоязмалар кабул итеп алынды. Финалга читтән торып катнашу  этабы нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 10 команда чыкты. Шуларның 7се конкурсның төп  этабында катнашты, 3 команда техник сәбәпләр аркасында килеп җитә алмады.

Конкурсның төп этабы өч турдан торды.

ТР халык артисткасы Р. М. Муллина, Минзәлә районының мәгариф бүлеге методисты А. Б Зәйнуллина, гимназиянең милли мәгариф буенча директор урынбасары Л. А. Галиева составындагы компетентлы жюри йомгак ясады һәм урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

1 урын-Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы

         Түбән Кама педагогика көллияте

2 урын-Бөгелмә машина төзелеше техникумы

Яр Чаллы педагогика көллияте

3 урын-Түбән Кама күппрофильле көллияте

.Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

Казан педагогика көллияте командасы "Мирасны саклауноминациясенә лаек булды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев