Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агрокласслар барлыкка киләчәк

Алар ярдәмендә районның агросәнәгать комплексларына яшьләрне җәлеп итү планлаштырыла.

Динара Шияпова
Хәзер Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында эшләүче 30 яшькә кадәрге яшьләрнең өлеше нибары 8% тәшкил итә, ә авыл халкының еллык кимү темплары– 4%.
Агрокласслар буенча беренче чараларны тиздән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында районның мәгариф һәм фән бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәмендә оештырачаклар. Агроклассларда балаларны 7 сыйныфтан ук районның авыл хуҗалыгы белән таныштырачаклар, аларга шулай ук булачак һөнәрләрен билгеләргә һәм потенциаль эш урыны табарга ярдәм итәчәкләр, әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга өйрәтәчәкләр.
«Бу масштаблы проект, ул берничә этапта яшьләр белән озак сроклы хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән: мәктәп укучылары — студентлар — белгечләр. Һәр этапта Агрокласс кысаларында профильле укыту оештырылачак", - дип белдерде район башлыгы Айдар Салахов.
Ул билгеләп үткәнчә, Агрокласс дәресләре экскурсияләр, экспериментлар, тикшеренүләр, предприятиеләрдә практикалар форматында узачак.
Район башлыгы сүзләренчә, агросәнәгать комплексы квалификацияле яшь белгечләргә бик мохтаҗ.
«Без ярдәм итәргә, өйрәтергә, аңлатырга һәм эш белән булышырга әзер. Балаларның потенциалын ачу, кадрлар әзерләү өчен мондый Агрокласс оештырылачак, оешма кысаларында җирле фермерлар катнашыр дип көтелә», — диде Айдар Салахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев