Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында мемориаль стенд ачылды
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында төрле елларда шушы уку йортын тәмамлаган махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштерелде.
Техникумның актлар залында башланган чараны ачкан уку йортының директоры Эльвира Фәттахова үз чыгышында күз яшьләрен яшерәлмәде:
— Әлеге Хәтер стендын ачу — ул хөрмәт билгесе генә түгел, безнең изге бурычыбыз да. Әлеге егетләр — чын геройлар, алдагы буыннар өчен кыюлык һәм батырлык үрнәкләре. Алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, — диде.
МХО да техникумны төрле елларда тәмамлаган Максим Азларов, Радик Мәрданов, Тимур Ишморатов, Айдар Хәсәнов, Роман Яковлев, Рөстәм Җиһаншин, Дмитрий Сапаев, Илья Зайнутдинов, Альберт Яруллин, Станислав Ахвалиев, Марат Федотов, Юрий Колпаков һәлак булдылар.
Илебез хакына җаннарын фида кылган каһарман якташларыбызның чарага килгән туганнары, якыннарының чыгышлары һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булдылар. Алар үзләренең югалтуларының мәңге төзәлмәс яра булуларын искәрттеләр, уллары, әтиләре, ирләре, туганнары, дуслары хакында хәтерне мәңгеләштергәннәре өчен Минзәлә техникумына рәхмәт әйттеләр.
Мемориаль стендны ачканда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов:
— Авыр кайгыгызны уртаклашырга рөхсәт итегез. Шушындый каһарман ир-егетләр тәрбияләп үстергәнегез өчен мин чын күңелдән сезнең алда баш иям. Гасырдан артык тарихы булган әлеге уку йортының Хәтер стендында 12 ир-егетнең исеме урын алды. Бүтән исемнәр өстәлмәсен иде, бүгенге көндә илебез хакына алгы сафта торучы якташларыбыз җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Ә безнең бурычыбыз — алдагы яшь буыннарны геройларыбыз үрнәгендә тәрбияләү, киләчәккә дөрес тарихны саклап җиткерү, — диде.
Чара ахырында һәлак булган якташларыбыз хакында бер минутлык тынлык игълан ителде, стенд каршына чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев