Минзәлә авылларында төш пешереп чәкчәк ясыйлар
Мобилизацияләнгән якташларыбыз район вәкилләре белән очрашуда чәкчәк тәмен сагындык, дигән үтенечләрен җиткергән иделәр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Авылларда шул үтенечне бик теләп үтәргә керештеләр.Аю мәктәбе коллективы бу эшне күмәкләшеп башкарган. Кирәкле ингредиентларны үз акчаларына сатып алып, әзер чәкчәкләрне савытларга тутырып куйганнар.
Тупач авылы хатын- кызлары пешергән чәк- чәкнең күләме 26 килограммга җиткән.
Авылларда сарык йоныннан оекбашлар бәйләү дә дәвам итә. Коноваловка авылында, мәсәлән, егерме парлы оекбаш бәйләделәр.Районда бәйләнгән парлы оекбашлар саны йөздән артып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев