Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә бадминтончылары өч медаль яуладылар

Спортчылар республика турнирының финалына үттеләр

Тукай районы Түбән Суыксу авылында «Татарстанның бадминтон өметләре» турнирының 4 нче, Кама арты зональ этабы узды. 

Әлеге ярышта Минзәлә районы данын «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге (тренер — Игорь Ковальчук) тәрбияләнүчеләре якладылар. 

— Барлык призерлар — Әмир Ардыханов, Эмилия Данилова, Тимур Сәхәбетдинов 1 нче урта мәктәптә белем алалар. Эмилия 2011-2012 елгылар арасында 3 нче, Әмир белән Тимур 2013 елгы һәм кечерәкләр арасында 2 һәм 3 урын яуладылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Игорь Ковальчук.

Шулай ук Ярослав Уржумов 7 нче урын яулады, ул да медалистлар белән бергә Казанда үтәчәк финал этабына үтте. Тагын бер спортсменыбыз Әмир Солтанов 5 урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев