Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рөстәм Абязов оркестры белән чыгыш ясадылар

Яр Чаллы шәһәренең Орган залында «Иртәгәсе көн йолдызлары» гала-концерты узды

Концертта Минзәлә шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Мәдинә Гарипова һәм Ксения Устюжинаның фортепиано дуэты, шулай ук Кира Вышенская (вокал номинациясендә) үзләрен Казанның танылган La PRIMAVERA (җитәкчесе Рөстәм Абязов) камера оркестры солистлары сыйфатында сынап карады. Аларны укытучылар Елена Романова һәм Наталья Муринова әзерләп алып барды.

Сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары бу хөрмәткә февраль аенда ук академик музыка өлкәсендә талантлы балаларны иҗади һәм һөнәри әзерләү «Иртәгәсе көн йолдызлары» республика программасы буенча сайлап алу тыңлауларын уңышлы узганнары өчен лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев