Минзәлә базарында рассада бәяләре ничә сум тора?
Бүген Минзәлә базарында сорау иң күп булган товар ул — рассада.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Ниһаять, без көтеп алган җылы җәй җитте. Суыклар, минус градуслар язда калды кебек. Димәк, тәрәзә төбендә, теплицада кояш нурына, саф һавага сусап утырган яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен ачык грунтка чыгарып утыртырга мөмкин. Үз рассадасы булмаганнар да аптырап йөрми, сатып алып утырта. Бүгенге көндә Минзәлә базарында чәчәк һәм яшелчә рассадасы, орлыклар сата торган җирдә кеше күп кайнаша.
Рассада бәяләре
Помидор (төргәктә 10 данә) — 200-250 сум,
Борыч — 200-250 сум,
Кәбестә (иртә яки соң өлгерә торган, бәясендә аерма юк) — 100 сум,
Баклажан — 200-250 сум.
Бәрәңге (эресе — ашау өчен, вагы — утыртырга) 5 литрлы чиләге — 250-300 сум.
Чәчәкләр:
Петуниянең бер данәсе — 30-40 сум,
Астры, бәрхәт чәчәкнең бер төргәге (10 данә бер төргәктә) — 100 сум,
Роза үсентесе — 300 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев