Минзәлә базарында төрле яшелчә үсентеләре белән сәүдә итәләр
Тәрәзә төбендә яки теплицада рассада үстерергә яратмаучыларга кирәкле яшелчә рассадасын Минзәлә базарыннан сатып алырга була.
Уңган бакчачылар сатып алучыларга яшелчәләрнең төрле сортларын тәкъдим итәләр. Яшь үсентеләрне утырту, аларны тәрбияләү хакында да үз киңәшләре белән уртаклашалар.

Бәяләр:
Кәбестә рассадасының бер дистәсе — 100 сум;
Помидор рассадасының бер дистәсе — 250 сум;
Борыч рассадасының бер дистәсе — 200-250 сум;
Карбыз, кавын рассадасы (бер данәсе) — 30 сум;
Бәрхет, циния чәчәге үсентеләренең бер дистәсе — 100 сум;
Бәрәңге ашау өчен (5 л чиләк) — 350 сум;
Бәрәңге утырту өчен (5 л чиләк) — 250 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев