Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә биючеләре - Биктаһировлар укучылары яңа җиңүләр яулыйлар

Яр Чаллыда халык биюе буенча «Февральский перепляс» дигән ачык региональ конкурс үткәрелде.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

“Уен” балалар биюе ансамбленә йөрүче Минзәлә гимназиясе укучылары 3 номер тәкъдим иттеләр.

Нәтиҗәдә, “лезгинка” биюе белән чыгыш ясаган Айнар Халиуллин (җитәкчесе – Роза Биктаһирова, биюне куючы – Сираж Джавадбеков) һәм “Арагонская хота” биюен тәкъдим иткән Фирүзә Хәбирова (җитәкчесе – Роза Биктаһирова, биюне куючы – Илдус Биктаһиров), 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. “Әбием сандыгы” дип аталган номерны күрсәткән Камилә Галиева һәм Самира Зарипова (җитәкчеләре, биюне куючы – Роза Биктаһирова) 1 нче урынны яуладылар.

“Уен” бию ансамбле җитәкчесе Роза Биктаһирова һәм биюләрне куючылар Илдус Биктаһиров, Сираж Джавадбеков конкурс оештыручыларның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев