Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә чаңгычылары Россия Кубогында Олимпия чемпионнары белән ярышты

Илмир Шәкүров «94» номеры белән катнашты

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Казанда 10-14 гыйнвар көннәрендә чаңгы ярышлары буенча 2023/2024 елгы Россия Кубогының 5 этабы уза. Аның бер этабында — ир-атлар арасында ирекле стиль белән 15 км узышта — 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, Олимп спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тәрбияләнүчесе Илмир Шакуров та катнашты. 

— Александр Большунов, Андрей Ларьков, Алексей Червоткин, Артем Мальцев, кебек танылган спортчылар, Олимпия чемпионнары һәм призерлары белән бер чаңгы трассасында чабып, Ильмир призлы урыннарга ирешмәсә дә, зур тәҗрибә туплады, — дип хәбәр итте аның тренеры Антон Лаврентьев.

Шулай ук ярышлар тәмамланганнан соң РФ җыелма командасы чаңгычылары, ТР чаңгы узышлары ветераннары һәм һәвәскәрләре, ТР спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре катнашында эстафета форматында «Шоу Гонка» уздырылды.

Минзәлә районыннан 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Анастасия Калинина катнашты. Аның командасы 5 урынны яулады — барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде (4 фото).

безнең өстәмә

Минзәләнең яшь спортчылары өчен Олимпия чемпионы Вероника Степанова (1 фото, сулдан уңга Анастасия Калинина, Вероника Степанова, Илмир Шакуров), РФ чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе (2 фото), Олимпия чемпионы Александр Легков (3 фото) белән берлектә селфи ясау мөмкинлеге зур шатлык булды.

Фотолар шәхси архивлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев