Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә чаңгычыларының триумфаль атнасы

«Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика ярышларында катнаштылар

Антон Лаврентьев,"Олимп" спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры:

- Узып баручы атна Минзәлә чаңгычылары өчен спорт вакыйгаларына бик тыгыз булды!
15-17 февраль көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" СК базасында 2009-2010 елларда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда ТР 32 районыннан һәм күрше төбәкләрдән 460 яшь спортчы катнашты.
Безнең команда гомуми зачетта 6 нчы урынны алды.


Минзәлә районыннан"Олимп" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты: 
Калинина Анастасия - 1 урын 
Нәбиева Рината -13 урын ( 1нче  өлкән разряд нормативын үтәде)
Малышева Алена-16 урын ( 1 нче өлкән разряд нормативын үтәде)
Никита Щеголев -19 урын ( 1 өлкән разряд нормативын үтәде)
Буранов Даниил, Юзманова Кристина, Никитин Артур, Хәмәтдинов Шамил һәм Гыйлаҗетдинов Илфат шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр .
Ә инде 18 февральдә Чаллы шәһәрендә "Кама чаңгы марафоны - 2023" узды, ул традиция буенча бөтен Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән чаңгы ярышларын яратучыларны җыйды.
Безнекеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр :
Шәкүров Илмир-30 км дистанциядә 2005-06 нчы елларда туган яшь төркемендә 1 урын. 
Сергей Мясников-30 км дистанциядә 3 нче урын 


Малышева Алена-5км дистанциядә 2009-10 нчы еллар категориясендә 3 нче урын .
Кайнарь Евгений-6 урын ( 30 км)
Ханнанов Айнур -14 урын (30 км абсолют)
Юдин Эдгар -8 урын (5км дистанция)
Хәмәтдинова Алина -14 урын (5км дистанция)
Нәбиев Риналь-17 урын ( 30 км)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев