Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә делегациясе Курган өлкәсенең Юлдус — Йолдыз авылында булып кайтты.

Безнекеләр бу авылда өлкә Сабантуен үткәрегә ярдәм итәргә барды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре үзләренең былтыргы вәгъдәләрен үтәде — өлкә Сабантуе үткәрергә ярдәм итте.

Делегациянең Курган өлкәсендәге беренче көнендә Минзәлә делегациясе Йолдыз- Юлдус авылында Татарстан төзеп биргән йортларда өй туе үткәрүдә катнашты.
Икенче көнне булачак Сабантуйга әзерләнү өчен кырык кешедән арткан Минзәлә вәкилләре, төнне юлда үткәреп, бер көн алдан килде.

Делегация җитәкчеләре Наил Хисамбиев, Илнур Гайниев, Гөлчәчәк Габдрахманова татар йорты кору эшләрен коруда үзләре дә җиң сызганып булыштылар.

Делегациянең төп составын театр артистлары тәшкил итте. Рәмзил Бәдриев, гадәттәгечә, көрәш ярышын үткәрергә нык ярдәм итте..Илназ Хисмәтуллин белән Азат Җиһаншин көрәштә катнашып призлы урыннар да алды, хәтта.

Делегация әгъзалары официаль җитәкчеләргә, Сабантуйга килгән халыкка район турында, татар халкының гореф- гадәтләре хакында сөйләүдән тыш (Наталья Чепкасованың гид буларак осталыгына сокландым) сәхнәдә бер сагатьлек концерт та күрсәттеләр.

Минзәлә делегациясенең Курган өлкәсендәге хезмәтен безнең социаль челтәрләрдән карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев