Минзәлә егетләре армия сафларына китә - унике ай үтә дә китә
Россия призывниклары көнендә Минзәләнең армиягә чакыру комиссиясе беренче утырышын үткәрде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкләгән комиссия хәрби комиссариатка чакырылган 44 егеткә повестка тапшырды.

Ике ир-егеткә 30 яшькә кадәр армиягә бармый тору вакыты озайтылды. Аларның икешәр баласы бар.
Тагын дүрт кешене контроль медицина тикшеренүенә җибәрделәр. Сәламәтлекләре буенча диагнозны ачыклап бетерәсе бар.

Гомумән, сәламәтлекләре йомшаган хәзерге призывникларның. Иң мөһиме, күбесе армиядә хезмәт итәргә мораль яктан әзер. Кайсы төр гаскәрләргә бару мөһим түгел, ил кайда куша — шунда барачаклар. Хәрби комиссар Сергей Владимиров белемнәренә, физик халәтләренә, рухи торышына карап берничә егетне элита гаскәләренә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев