Реклама
Көн темасы
Минзәлә футболчылары Җәлил бистәсе командасын җиңделәр
Татарстанда футбол беренчелегенең икенче лигасында уеннар дәвам итә.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Соңгы уенда Минзәлә футболчылары Сарман районының Җәлил бистәсе футболчыларын 5:3 исәбе белән отты. Шулай итеп турнир таблицасындагы күрсәткечләрне шактый яхшыртты. Игътибар итегез, керткән туплар саны буенча команда өченче урынга чыкты.
Соңгы уенда капкада Никита Джайнаков торды. Голларны Динар Идиатуллин (2), Дамир Маннанов, Ислам Сираев, Ренат Хаматхановлар кертте.
«Егетләргә бик зур рәхмәт. Без һәр уенда җиңәр өчен уйныйбыз. Тамашачы күбрәк булса, көч тагын артта бит ул. Имеш, ял көнендә кеше ял итәргә планлаштыра. Нәрсә, безнең егетләр ял көнендә район данын күтәрү өчен биртелә- биртелә уйнамыйлармени?! Бөтен социаль категориягә караган кешеләрне дә стадионга тагын бер кат чакырам. Килегез, ялгышсак, сызгырыгыз, уеныбыз ошаса кул чабыгыз. Әйе, футболны бар кешедә карамыйдыр. Үзебезнең егетләр уйный бит, күршеләр, танышлар», - дип борчуын җиткерде «Минзәлә- информ» команданы капитаны, тренеры, зурлап әйткәндә, хәтта продюссеры Рөстәм Саранов.
Минзәлә- информ коллективы алдагы уен хакында алдан хәбәр итәргә вәгъдә бирә. Чынлап та, Изыскательләр бистәсендәге стадионга килеп, район командасы өчен кемнәр уйнаганын күреп китик әле.. Футбол карпрга ике сәгать вакытны үзен бик эшлекле дип санаган кешедә таба аладыр. Билгеле, район патриоты булса?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев