Минзәлә футболчылары Башкортстанда Бөтенроссия турниры призерлары булдылар
«Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике яшь категориясендә катнашты.
Илшат Вәгыйзов, «Минзәлә-информ»
Башкортстанда, «Саузово» базасында 2015 һәм 2016 елгы командалар арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Турнирда Татарстан (Минзәлә һәм Әлмәт), Башкортстан, Пермь крае спортчылары катнашты.
— 2015 елда туган яшь төркемендә Минзәлә шәһәренең «Олимп» командасы 3 урынны яулады, Альмир Гыйззәтуллин турнирның иң яхшы сакчысы булды. 2016 елгы яшь төркемендә безнекеләр 2 урынны алдылар. Бу яшь категориясендә иң яхшы ярымсакчы булып безнең Мирон Горностаев танылды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең футбол бүлеге тренеры Рөстәм Саранов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев