Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә футболчылары финалга чыктылар

Сүз Рөстәм Саранов кулы астында тәрбияләнүче яшь футболчылар (2012 һәм 2008 елда туучылар) хакында бара

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әлеге ике команда да барлык үз төркемнәрендәге көндәшләрен җиңеп финалга чыктылар
Олылар командасы Татарстанның икенче лигасында чыгыш ясап, әлегә җиңүгә ирешә алганнары юк. Чемпионат башланыр алдыннан команда өчен уйнарга вәгъдә биргән берничә шәһәрдәшебез, төрле сәбәпләр аркасында, уеннарда катнаша алмады. Шуңа оештыручы, тренер, капитан вазыйфаларын үзенә йөкләгән Рөстәм Сарановка төрле вариантлар кулланырга туры килә. Шул исәптән 2008 елгы үсмерләрнең кайберләре ( фотода кара футболкадан) төп команда өчен уйныйлар.


Рөстәм Саранов:
— Безнең киләсе уен бу шимбәдә 14 сәгатьтә була.Үзебезнең шәһәрдә үткән уенда егетләребез трибунада күп тамашачы күреп, канатланып уйнадылар. Беренче таймда өч туп кертеп, хәтта отып бардык. Җиңелсәк тә биш гол керттек. 17 июньдә үтәчәк уенда да тамашачылар күп булыр, диеп өметләнеп калабыз. Безнең футболчылар минзәләлнләр өчен уйный бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев