Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә футболчылары «Турбина-Строитель» командасы белән иптәшләрчә матч уйнадылар

Уенга Минзәлә футболы белән яхшы таныш булган РФ атказанган тренеры Валерий Четверик та килде.

«Олимп» спорт мәктәбенең футбол кырында «Турбина — Строитель» (Яр Чаллы шәһәре) һәм «Минзәлә» (Минзәлә) командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Әлбәттә, Татарстан беренчелегендә алдынгы урынны биләүче Автоград командасы белән кайбер сәбәпләр аркасында ныклы тренировкалар үткәрәлмәгән Минзәлә командасы арасындагы очрашуның йомгаклау счеты алдан фаразланганча килеп чыкты.

Ләкин бу өметсезлеккә сәбәп түгел. Ниһаять, туган шәһәренә һәм спорт мәктәбенә кайткан тренер Рөстәм Саранов билгеләп үткәнчә, әлеге матч шәһәргә һәм районга зурлар командасы кирәклеген тагын бер кат күрсәтә. Турнирларда катнашу планында да, яшь спортчыларга үрнәк буларак та. Өстәвенә, сәламәт амбицияләр җитәрлек. Шушы көннәрдә «Олимп» спорт мәктәбенең яшь футболчылары Идел буе федераль округы командалары белән уеннарда катнаша. 
Минзәләлеләр уенына Россия Федерациясенең атказанган тренеры, «Турбина» ның спорт директоры Валерий Четверик та шактый яхшы бәя бирде. Сүз уңаеннан, бу аның Минзәләгә икенче килүе. Әле ерак 1978 елда ук безнең шәһәрдә узган уенда катнашкан. 

— 48 ел элек, 1976 елда мин үзебезнең прессорама заводы командасы өчен уенчы буларак минзәләлеләр белән матчта катнаштым. Ул вакытта район советлары арасында турнир була иде. Кама аръягы зонасы предприятиеләренең җиңүчеләре үзара уйнады. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Шуңа күрә бүген, бик күңелле, ностальгия хисе белән сугарылган көн. Мин хәтта хатыным һәм оныгым белән шул стадионда булдым, аларга күрсәттем. Минзәлә белән мине тагын бер тарих бәйли. Мин Камил Вәгыйзь улы Исмәгыйлев белән яхшы таныш идем. Ул тумышы белән Минзәләдән иде, һәм анна Яр Чаллыда футбол башланды. Камил Исмәгыйлев «Турбина» осталарының беренче командасы башында торды. Сүз уңаеннан, бүгенге «Турбина-Строитель» нәкъ менә шул команда традицияләрен дәвам итә. Камил Вәгыйз улы сөйләгәнчә, ул үзе дә Минзәләдә футбол уйнаган. Ә бүгенге уенны бәяләгәндә, минзәләлеләрнең потенциалы чыннан да бар һәм ул югары, спортчылар шактый яхшы уен күрсәтәләр, дип әйтәсе килә. Минзәләдә футбол актив үсеш алсын иде, һәм безнең командалар арасында спорт дуслыгы барлыкка килсен иде, — дип билгеләп үтте ул «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев