Минзәлә футболында нефтяниклардан калган традиция дәвам итәр дигән өмет бар
Минзәләдә быел да футбол командасы булачак.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Кыштан башланган аптырашка нокта куелды.Рөстәм Саранов ( аның бүген туган көне, котларга онытмагыз) команда туплауны үз өстемә алам дисә дә, финанс гарантиясе бирүчеләрне озак эзләделәр. Татарстан беренчелегенең икенче лигасында уйнау өчен акча да күп кирәк түгел, юкса.
Төп казанышыбыз - район данын яклап, футбол кырында көрәшүчеләр. Уйныйбыз диючеләр бар, әмма әлегә төп состав билгеле түгел.
Беренче уен инде 20 майда.Уеннар Олимп стадионында үтәчәк.
Безнең төркемдә нефть чыккан район командалары уйный. Хәер, Минзәлә командасы составында да нефть чыккан якларга барып эшләүчеләр булачак.
Үткән заманнарда да команда составында нефть табу оешмаларында хезмәт куючылар булган. Бүгенге футболчылар да үткән еллардагы җиңүле традицияләрне дәвам итәрләр дигән өметтә калыйк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев