Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә” газетасы балалар бакчасында кунакта булды

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында “Минзәлә” район газетасы журналистлары “Кәгазь” һәм “цифра” дуслыгы” акциясендә актив катнаша.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге акция кысаларында “Минзәлә” район газетасы журналистлары 5нче санлы “Таңкай” балалар бакчасында булып, район газетасы һәм балалар өчен чыгучы “Татмедиа” журналлары белән таныштырдылар.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар журналистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балалар газета битләре буйлап сәяхәт итеп, журналист һөнәре турында, яңалыкларның ни рәвешле язылуы, кемнәр мәкалә геройлары була алу турында күп мәгълүматлар белделәр.

Диктофон, микрофон, фотоаппарат кебек журналист өчен кирәк булган әсбапларны балалар зур кызыксыну белән тотып карадылар, журналист булып уйнадылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев