Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә герчеләре командасы Татарстан беренчелегендә 2 нче урынны яулады

Команданың барлык катнашучылары да диярлек пьедесталга күтәрелде

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Чистай шәһәрендә "Лидер" спорткомплексында юниор егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. 10 шәһәр һәм районнан 111 спортчы катнашкан ярышларда Минзәлә данын "Олимп" спорт мәктәбенең гер бүлегендә тәрбияләнүчеләр (тренер - Олег Петров) тәкъдим итте.

Чулпан Харисова, "Олимп" спорт мәктәбе директоры:

- Безнең тренер Олег Иванович үз укучыларын лаеклы әзерләде. Алар Татарстан Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Әйтик, Раушан Сабиров – 63 кг.га кадәр авырлык категориясендә 1 урын, Әнвәр Нигъмәтҗанов –95 кг. га кадәр 1 урын,  Зәринә Абударова – 58 кг. га кадәр 1 урын, Дамир Зарипов-58 кг  га кадәр 2 нче урын, Наилә Хәмитова - 63 кг. га кадәр 2 нче урын, Виталий Шалтин 73 кг га кадәр 2 нче урын, Вадим Кульков - 68 кг. га кадәр 4 урын яуладылар. Команда зачетында безнең гер күтәрүчеләр 2 урын яуладылар. Без спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев