Минзәлә гимназия укучылары Татар Мөшегесендә кунакта булдылар
Әлеге очрашу Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәре гимназиясе укучылары һәм аларның ата-аналары Мөшеге авылына экскурсиягә барып кайттылар. Алар биредә районкүләм генә түгел, республика дәрәҗәсендә танылуга ирешкән “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор коллективы белән очраштылар.
Әлфия Әхмәтова, Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:
- Без Минзәләдән килгән кадерле кунакларыбызны татар халкының милли киемнәре белән таныштырдык. Аннан бергәләп җырлы-биюле такмаклар әйтешеп “Куш кулым” дигән уен уйнадык.Очрашу, тәҗрибә уртаклашу бик матур булды.Тагын да шундый очрашулар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев