Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә гимназиясе укучылары мари мәдәнияте белән таныштылар

Чара «Пушкин картасы» буенча узды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә гимназиясендә укучылар өчен «Мари мәдәнияте, Мари чигүе» дигән чара узды.

— Калтак авылыннан мари җәмгыяте вәкилләре балаларны мари мәдәнияте, мари бизәкләре белән таныштырдылар, милли бизәкләр чигү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Балалар да үз куллары белән бизәкләр ясап карадылар. «Мари-Кас» ансамбле солистлары үзләренең дәртле мари биюләрен бүләк иттеләр, аннан соң теләге булганнарны биюнең төп хәрәкәтләренә өйрәттеләр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.

Шулай ук Гөлназ Сизова укучыларга Минзәлә районы территориясендә яшәүче халыклар һәм мәдәни мирас йорты каршында үз эшләрен алып баручы милли җәмгыятьләр турында сөйләде. 

«ТАТКУЛЬТРЕСУРСЦЕНТР» ДБУ методисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Локманов чараның көтелмәгән кунагы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев