Минзәлә гимназиясе укучылары «Заиковский» хуҗалыгы музейларында экскурсиядә булдылар
Балаларга музейлар тарихы һәм күргәзмәләр бик ошады.
Гимназиянең 6 Б сыйныф укучылары директор киңәшчесе Федотова Диләрә белән берлектә «Заиковский» хуҗалыгында урнашкан «Ретро» автомобильләр, Әтрәкле авылы халкының көнкурешен чагылдырган музейда һәм таш тегермән музеенда булдылар.

Гимназия балаларын җылы кабул итеп, куңелле, файдалы ял оештырганнары өчен җитәкчеләре Радик Фаттаховка һәм Әлфисә Гәрәйхановага зур рәхмәтләрен белдерә гимназия коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев