Минзәлә гимназиясенә кунакка «Сәләт» клубы вәкилләре килде
Минзәлә гимназиясендә 2019 нчы елда «Сәләт-Минзәлә» клубы эшли башлый
Сәләт — ул Татарстанның уннан артык районында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уку-укыту аланнарын оештыра торган көчле яшьләр хәрәкәте. «Сәләт» эшчәнлеге Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршында эшләп килә торган «Сәләт» Яшьләр үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
Шундый максат белән Минзәлә гимназиясендә 2019 нчы елда «Сәләт-Минзәлә» клубы эшли башлый. Бүгенге көндә бу клубта 15 клуб әгъзасы һәм 40 тан артык активист бар. Алар — белемгә, фәнгә тартылучы, аеруча акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән укучылар. Бүген алар янына «Сәләт» клубының XV нче президенты Айзат Хидиятуллин, вице-президентлар Рәмис һәм Лиана, әйдаманнар Азалия һәм Айрат кунакка килде. Алар «Сәләт»нең төп юнәлешләре, проектлары, тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев