Минзәлә гимназиясендә дә татарча диктант яздылар
Диктант язу кызык икән. Мәктәптә укыган вакыт искә төште.
Илдус ШАҺИЕВ
Гимназиядә диктант язу акциясендә хатыным Нәсимә Шаһиева белән катнашкач, гаиләләре белән катнаштылар дип, хәтта махсус сувенир да бирделәр. МТС — бу аббревиатураны кәрәзле телефон операторыннан тыш Мин Татарча Сөйләшәм дип, әйтергә була икән. Гимназия укытучысы Гүзәлия Хамматова шулай диде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов белән бер партада утырып диктант язу җаваплылык та өстәде, бугай. Текст безнең кебек татар баласына җиңел булса да, шактый дулкынландырды. Хәер, гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнара Заһриева текстны сеңдерерлек укыгач, хаталар киткән, дип уйламыйм.Төзәтеп чыгарга вакыт та бирелде бит.
Дөньякүләм татарча диктант өч вариантта тәкъдим ителде. Берсе — Татарстан белән Башкортостанда, икенчесе — Россиянең башка регионнары, өченчесе — чит илләрдә яшәүчеләр өчен. Соңгы ике вариантта текстлар җиңелрәк иде.
Бу диктантларның нәтиҗәсе булгач, хәбәр бирербез. Чөнки, диктантны районда күп кеше язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев