Минзәлә һәм Яр Чаллы иҗат әһелләре әдәби Сабантуй үткәрделәр
Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуй.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Ленин исемендәге паркта Үзәк китапханә һәм Наҗия Пучкова тарафыннан оештырылган әдәби Сабантуй «ТАТМЕДИА» АҖ «Минзәлә-информ» филиалы каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби иҗат берләшмәсе һәм Яр Чаллыда эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларын очраштырды. Бәйрәмгә кунак булып шул берләшмәләргә йөрүче авторлар килгән иде.
Сабантуй бәйрәмен Зөләйха Гыйләҗева (Яңа Мәлкән), Мөслимә Гайниева (Тауасты Байлар), Фәнис Нуретдинов (Яр Чаллы) «Бирнә җыю» күренеше белән башлап җибәрделәр.
Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. «Чүлмәк вату» ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучыларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Язучылар сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.
«Күз бәйләп уенчык кисү», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да кызыклы булды. Һәммәсе уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
— Бәйрәмне йомгаклап, хөрмәтле язучыларыбыз киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр, — дип хәбәр итте «Минзәлә — информ» га китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Римма Әхмәтханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев