Минзәлә яшьләре балалар стамотологиясе, ветеринар клиника, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнар өчен аллея булдыру тәкъдиме белән чыкты
«Мин.Син.Татарстан» яшьләр автобусы Минзәлә районында булды. Яшьләр белән очрашу Муса Җәлил исемендәге паркта узды.
Республика көне алдыннан районыбызга «Мин.Син.Татарстан» яшьләр автобусы килде. Марафонны оештыручылар белән Минзәлә яшьләре, укучылар һәм студентлар катнашты.

«Мин.Син.Татарстан» очрашуы кысаларында минзәләлеләр республикабыз турында кызыклы сорауларга җавап бирде, интеллектуаль ярышлар, команда уеннарында катнашты, районның киләчәге турында үз фикерләрен белдерде. Чара башында барлык катнашучылар анкеталар тутырды, алар нигезендә районның яшь кадрларының гомуми картинасы төзеләчәк. Уеннар барышында оештыручылардагы күтәренке кәеф катнашучыларга да күчте, алар, кызыксынып, һәр бәйгедә катнашты.

Чарада катнашучылар район үсеше картасын тутырдылар. Кыска гына вакыт эчендә аларга районда нәрсәне яхшыртырга теләүләрен күрсәтергә кирәк иде. Ахырда һәр команда үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Балалар стамотологиясе, ел әйләнәсе эшләүче шәһәр читендәге балалар лагере, ветеринар клиника, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнар аллеясе, волонтерлар өчен бина, завод, аквопарк, ресторан һәм югары уку йорты — тәкъдимнәр һәм идеяләр төрле иде. Аларның кайберләре оештыручыларда да кызыксыну уятты. Спикерлар шушы идеяләр буенча яшьләргә проектлар эшләргә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган грант бәйгеләрендә канашырга чакырды.

Ахырда марафонда катнашучыларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр автобусы «Мин. Син. Татарстан» республика районнарында 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр эшли. Ул республиканың 20 районында булып чыгачак. Очрашуларның максаты — яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыру һәм 2024 елда узачак сайлаулар турында мәгълүмат бирү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев