Минзәлә игенчеләре дым каплатуда өлгерлек күрсәтәләр
Район буенча барсы 4318 гектарда дым каплатылды. Бу эштә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә Джон Дир тракторында хезмәт куючы механизатор Фәндүс Гайсин (фотода) көн саен 100 гектарга якын дым каплата. Ул дым каплатуда эшләүче район буенча алдынгы механизатор.
Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 15507гектарда өстәмә сый алган. Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 1015 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр, шулай ук бу хуҗалыкның 453 гектардагы күпьеллык үләннәре өстәмә сый алды. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге игенчеләре 786 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Мензелинские зори” агрофирмасы Кадрәк җитештерү комплексы эшчәннәре дә көзге культураларга 92,7 процент күләмендә минераль ашлама керттеләр.Район буенча бу эш 78 процентка башкарылган..”Заиковский” һәм “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 36 процент күләмендә дым каплаттылар. “Кама беконы” ҖЧҖ хезмәтчәннәре 347 тонна орлыкны инкрустацияләделәр. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП, “Заиковский” , “Рус” хуҗалыгы орлыкларны инкрустацияләүне төгәлләделәр.. Район буенча 6318 тонна орлыкның 3466 тоннасы инкрустацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев