«Юбилейный» спорт мәктәбе һәм «Минзәлә-информ» Россия чемпионы Рузил Вәлиевны бүләкләделәр
Яшь батыр илкүләм ярышта Татарстан данын яклады
Хәбәр иткәнебезчә Рузил Вәлиев Казанда узган Билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә 2009-2010 елгы егетләр арасында 65 кг га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урын яулады. Җиңүгә ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашып иреште.
«ТАТМЕДИА» филиалы «Минзәлә-информ» га Рузил тренеры Рәмзил Бәдриев, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин килгәннәр иде. «Минзәлә-информ» баш редакторы — җитәкчесе Илдус Шаһиев Рузилгә редакция символикасы төшерелгән бүләк тапшырды һәм яшь спортчыга яңа җиңүләргә ирешүен теләде. Илфар Сафиуллин Рузилне җиңүе белән котлап, акчалата конверт тапшырды.
Рузил безнең белән әңгәмәдә үзенең җиңүе турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Аның хакында тулы язманы «Минзәлә» газетасының алдагы саннарында укып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев