«Минзәлә-информ” филиалы хезмәткәрләре яшьләр белән очрашты
“Ялкын” яшьләр үзәге инициативасы белән оештырылган әлеге очрашуда Минзәлә шәһәренең урта махсус уку йортларында белем алучы студентлар катнашты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Минзәлә-информ” филиалының һәр хезмәткәре үз һөнәре белән таныштырды. Шулай ук студентлар игътибарына филиал эшчәнлеге хакында видеоролик та тәкъдим ителде. Очрашу вакытында студентлар журналистларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, иң активлар бүләккә ия булды.
Әлеге очрашуның максаты – яшьләрне район газетасы, сайт һәм социаль челтәрләр белән таныштыру, журналист һөнәренә кызыксыныдыру уяту, подписчиклар санын арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев